Шәһри Казан

Казанда 85 пар игезәк туган

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2015 елның беренче 4 аенда башкалада 7634 бала туган. Аларның 3894 малай һәм 3740 кыз. Шул исәптән, Казанда әлеге вакыт аралыгында 85 пар игезәк дөньяга аваз салган. Былтыргы белән чагыштырганда, туучылар саны арткан, икенче, өченче балаларны алып кайту очраклары да күбәйгән.

2014 ел белән чагыштырганда быел үлү очраклары кимегән. Аерылышучылар саны азайган. Ел башыннан барлыгы 2753 пар язылышкан.

Реклама

Сүз уңаеннан, ЗАГС та шулай ук уллыкка алу турындагы гаризалар да кабул ителә, исем, фамилияне алыштыру буенча да бирегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дүрт айда гына да Казанда 205 кеше исем-фамилиясен алыштырырга өлгергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: