16+

Казанда футбол караучыларның яртысыннан артыгы чит ил кешесе булган

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Татарстанда 57 мең кеше җанатар паспортын алган Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. 

Казанда футбол караучыларның яртысыннан артыгы чит ил кешесе булган

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Татарстанда 57 мең кеше җанатар паспортын алган Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. 

Хәтерләсәгез, матчка эләгү өчен билет алу гына җитми, футбол яратучылар FAN-ID, ягъни җанатар паспортын, тутырырга тиеш. Интернет аша паспорт алу өчен анкета тутыргач, аны махсус билгеләнгән урыннардан килеп алалар. Казанда шундый алты үзәк эшләде.
Ни кызык, 57 мең җанатар паспорты иясенең ни бары 46 проценты гына Россия кешесе булган, калган 54 процент Казанга килгән чит ил кунагы буларак теркәлгән. Җанатар паспорты алуны соңгы көнгә кадәр сузып йөрүчеләр дә булган. Әйтик, Бразилия-Бельгия матчы вакытында (6 июль) бер көн эчендә 6,5 мең җанатар паспорты тапшырылган. 
Чит ил кунакларына җанатар паспорты бик күп уңайлыклар да тудырган әле. Беренчедән, әлеге документ белән алар Россиягә визасыз керә алды. Гражданлык паспорты, билет югалткан очракта да җанатар паспорт ярдәмгә килгән. 
-Иран җанатарлары белән дә кызык хәл булды. Алар җанатар паспортына үзләре турында белешмәне үзләре тутырган, шактый гына хата ясаганнар. Россиягә һәр икенчесе хаталы җанатар паспорты белән килеп керде. Ярты самолет иранлыны кире борып кайтарып җибәрә алмыйбыз бит инде. Ике тәүлек дәвамында бу мәсьәләне хәл иттек. Паспортларын яңага алыштырдык. Шулай итеп җанатарлы да булдык, кунакларны да үпкәләтмәдек, - ди Роман Шәйхетдинов.

Футбол матчлары вакытында “Казан-Арена” стадионында 188 Wi-Fiга теркәлү нокталары урнаштырылган. Бер юлы Wi-Fi аша 6,7 мең кеше интернетка керә алган. Матч барышында җанатарлар күбрәк Инстагарм белән Фейсбук социаль челтәрен кулланган.  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading