16+

Казанда Халыкара лингвистик саммит дөньяның 18 иленнән галимнәрне берләштерәчәк

2022 елның 14-19 ноябрендә Казан федераль университеты III Казан халыкара лингвистик саммиты үткәрә. Узган ел Саммит онлайн-форматта уздырылды. Анда дөньяның 28 иленнән 600 тирәсе кеше катнашты. Алар арасында АКШ, Бөекбритания, Канада, Италия, Испания, Нидерланд, Израиль, Сингапур, Япония, Кытай, Төркия илләре бар. 

— Без инде өченче ел лингвистика өлкәсендәге проблемалар турында фикер алышу өчен шундый форматта җыелабыз. Саммитның программасы бик тыгыз килеп чыкты, көндәлек чыгышлар һәм фәнни проблемалар буенча фикер алышулар планлаштырыла. Безне әлеге чарага Татарстан һәм Россиянең эре шәһәрләреннән генә түгел, ә башка илләрдән дә галимнәр кызыксыну белдерүе сөендерә, – диде Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. 

2022 елда Казан халыкара лингвистик саммиты кысаларында ике зур лингвистик чара үткәрелә.

2022 елның 14-16 ноябрендә «Хәзерге лингвистика: теориядән практикага» Халыкара фәнни конференциясе, ә 17-19 ноябрьдә «Тел трендлары һәм методик инновацияләр» Лингвометодик фестивале узачак.
10 ноябрьгә конференциягә – 18 илдән һәм Россиянең 65 шәһәреннән 666 кеше, фестивальгә 22 төбәктән 900 кеше теркәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading