Шәһри Казан

Халык санын алу 2021 елга күчә?

Росстат быел көз көне узарга тиеш халык санын алуны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыккан.

Ба хакта ведомствоның матбугат үзәгенә сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.

Реклама

Билгеле булганча, Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы быел көз көне узарга тиеш иде. Әмма коронавирус пандемиясенә бәйле бу өлкәдә дә үзгәрешләр керергә мөмкин. "Җанисәпне уздыру вакытын күчерү аның сыйфатына һәм нәтиҗәсенә тәэсир итмәячәк. Киресенчә, заманча онлайн-технологияләрне кулланырга әзерләнү өчен мөмкинлегебез булачак", дип белдерә ведомство җитәкчесе Павел Малков.

Үзизоляцияләү кертелү сәбәпле, аерым төбәкләрдә үтәргә тиеш булган халык санын алу процедурасы апрель аеннан икенче яртыеллыкка күчерелгән иде инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: