Нибары 20-25 ел эчендә компьютерлар, кәрәзле телефоннар тормыш-көнкүрешебезгә язгы ташкын кебек кереп урнашты. Шуңа да карамастан, без әле цифрлы технологияләр чорына беренче адымнар гына ясыйбыз.
Скопировать ссылку
Нибары 20-25 ел эчендә компьютерлар, кәрәзле телефоннар тормыш-көнкүрешебезгә язгы ташкын кебек кереп урнашты. Шуңа да карамастан, без әле цифрлы технологияләр чорына беренче адымнар гына ясыйбыз.
Казанда “Корстон”да XIIIнче Бөтенроссия IT & Security Forum (ITSF) форумы ачылды. Әлеге чарада Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән мәгълүмати технологияләр өлкәләре белгечләре, цифрлы технологияләр юнәлешендә эшчәнлек алып бара торган 35 компания катнаша. Форумның максаты - цифрлы технологияләргә күченештәге мәсьәләләрне хәл итүгә, ИТ-технологияләрне куллану хисабына предприятиеләрнең эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә, шулай ук предприятиеләрнең кибериминлеген тәэмин итү турындагы законнарның үтәлешенә булышлык күрсәтү, яңа алымнар барлау һәм үзара хезмәттәшлекне үстерү.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да форумда әлеге фикерне әйтте.
- Республиканың IT тармагы үсешенең төп юнәлешләренең берсе-предприятиеләрнең цифрлы технологияләргә күчешенә шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру, - диде Алексей Песошин. - Татарстан цифрлы икътисадка күчүдә иң уңышлы эшчәнлек алып бара торган төбәкләр исемлегендә.
Татарстанда технопарклар, IT-парклар, Иннополис фән шәһәрчеге, аның тирәсендә университет төзелеше алып барыла.
- Хәзер без бурычларыбызны яшь IT-компанияләргә ярдәм итүдә, шулай ук аларга эре предприятиеләргә үз чишелешләрен тәкъдим итү мөмкинлеге тудыруда күрәбез, - диде премьер-министр Алексей Песошин.
Комментарийлар