16+

Ковид йоктырган йөкле 6 татарстанлы реанимациягә эләккән

Татарстан баш акушер - гинекологы сүзләренчә, коронавирусны авыр кичергән булачак әниләр Республика Клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә дәвалана.

Татарстанда 6 йөкле хатын - кыз ковид йоктырып, реанимация эләккән, дип яза "ГТРК". Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер - гинекологы Татьяна Шиһабетдинова сүзләренчә, коронавирусны авыр кичергән булачак әниләр Республика Клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә дәвалана. РКБ да шундый 40 пациент, ә 20 се 7 нче номерлы хастаханәдә дәвалану курслары алырга мәҗбүр. 
Табиб сүзләренчә, соңгы арада йөкле хатын - кызлар арасында коронавирусны авыр кичерү очраклары күбәйгән. 
"Яңа коронавирус инфекциясе йөклеләрдә бик авыр уза. Үлем очраклары да булды. Баланың һәм аналыкның размерлары зураеп, диафрагмага тәэсир ясый. Кислород җитмәүгә тагын үпкәләрнең вирус нәтиҗәсендә зыян килүе дә өстәлә. Шуңа да йөккә узар алдыннан коронавируска вакцина ясату мөһим ", - дигән Шиһабетдинова. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading