Шәһри Казан

Кукмара сыеры модель булган

Америкада басыла торган каленьдарнең июнь аенда Кукмараның Сазтамак авылы сыеры урын алган.  600 рәсем арасыннан 12сен генә сайлап алганнар.

Реклама

Алар арасында Кукмара сыеры да бар. Фотоның авторы – Төньяк Каролинада  Чапел-Хилл шәһәрендә университетта белем алучы милләттәшебез Иделия Хисмәтова. Рәсем астына “ Кукмара. Татарстан. Россия. Татар йорты яныннан узып баручы сыер”,  дип язып куелган. Кукмарада Иделиянең әбисе туганнары яши икән. Кыз Америкада  яшәсә дә Татарстанны ярата. Бу фотоны да  Кукмарага кайткан чагында  төшереп алган булган, дип хәбәр ите “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгының Телеграм каналы.


                                                                                                                                   Фото: kukmor-rt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: