16+

Лилия Тимергалиеваны реанимобильдә Мәскәүгә алып киткәннәр

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның бәби көтүе турындагы күңелле хәбәрне җиткергән идек инде.

Лилия Тимергалиеваны реанимобильдә Мәскәүгә алып киткәннәр

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның бәби көтүе турындагы күңелле хәбәрне җиткергән идек инде.


Бүген Лилия социаль челтәрләрдә үзенең Мәскәүгә китүе, ә иң мөһиме, туачак сабыеның сәламәт булуы турында язган. Ул безгә яңарак кына Мәскәүгә килеп җитүен, әмма әлегә сөйләшә алмавын әйтте.

Хәтерләсәгез, Лилия бала көтүен белгәч тә табибларда тикшеренде. Аңа йөклелекне өзәргә дә киңәш иттеләр хәтта. Тик Лилиянең карары нык булды: ул сабыйны табачакмын, дип өздереп әйткән. “Менә сынаулар ае да узып китте. Безне консилиумнарда йөклелекне өзәргә кирәк, дип куркыттылар. Бу котылгысыз хөкем карары кебек яңгырады. Хәзер Мәскәүгә реанимобильдә барганда да аңлыйм, ирем белән ансат юл  сайламадык. Тормышыбызда да шулай. Иремнең мине хатын буларак сайлавы шуңа дәлил. Куркуга карамастан, без тормышны сайладык һәм мин аз гына да икеләнмим. Хәзерге вакытта балабыз тулысынча сәламәт – бу бәхет түгелме? Бик аз гына вакыт калды, без, иншаллаһ, сабыйның елмаюын, елавын күрербез, әти-әни булу минутларын сизәрбез. Алла теләсә! Безнең өчен догада торыгыз, сезнең ихлас догаларыгыз кирәк безгә. Без барысы да яхшы буласына ышанабыз”,- дигән ул.

Фото: Dumrt.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алла ярдэменнэн ташламасын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы! Здоровья вам

      • аватар Без имени

        0

        0

        Амин, телэклэрегез аллабирса кабул булыр.Иншаллаһ!

        Мөһим

        loading