Шәһри Казан

Мәдинә Гайнуллина - "Алтын битлек" Милли театраль фестивале номинанты!

Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Мәдинә Гайнуллина “Алтын битлек” Милли театраль фестиваленең “Икенче пландагы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүчегә дәгъва кыла.

Мәскәүлеләр Мәдинәнең Антон Федоров куйган “Көзге сере” спектаклендәге образларын ошаткан. “Спектакльне жюри әгъзалары карап китте. Мин анда берьюлы өч роль башкарам. Бу - эпизодик рольләр: вахтер, пешекче һәм китапханә хезмәткәре. Миңа калса, бик көчле әсәр, театрыбыздагы иң яхшы спектакльләрнең берсе ул”, - ди Мәдинә Гайнуллина. 

Шуны да әйтергә кирәк, Мәдинә Гайнуллинаның моңа кадәр "Алтын битлек" фестивалендә номинант булганы бар. Әмма ул вакытта артистка бәхет елмаймаган.

Реклама

“Алтын битлек” Россия милли театраль фестивале җиңүчеләре 2021 елның апрель аенда билгеле булачак. 

Мәдинәгә уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: