16+

Мәеттән исән кешегә коронавирус йогамы?

Вирус кешенең тәнендә калырга мөмкин

Вирус кешенең тәнендә калырга мөмкин

Бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрне күмгәндә бернинди дә махсус куркынычсызлык чаралары юк. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдергән.

«Аларны гадәти шартларда җирлиләр, бу ябык табут түгел, йөзләрен дә капламыйлар, моңарчы гамәлдә булган барлык кагыйдәләр дә үтәлә. Бер генә нәрсә бар – мәрхүмгә якын килмәвең хәерле, аны кочакларга һәм үбәргә киңәш ителми», - дип искәртте республиканың баш санитар табибы.

Марина Патяшина вирусның сулыш алган вакытта һава-тамчы юлы белән йогуын аңлатты. Кешене җирләгән вакытта инфекция эләктерү куркынычы юк, әлбәттә. Шулай да вирус кешенең тәнендә калырга мөмкин, шунлыктан мәеткә кагылмаска кирәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading