16+

Мәктәптән куылган укытучыны яклап, Казан укытучылары да «чишенә» башлаган

Күптән түгел Барнаулда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Кувшинникованы купальник киеп төшкән фотоларын социаль челтәргә урнаштырганы өчен мәктәптән куганнар иде.

Мәктәптән куылган укытучыны яклап, Казан укытучылары да «чишенә» башлаган

Күптән түгел Барнаулда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Кувшинникованы купальник киеп төшкән фотоларын социаль челтәргә урнаштырганы өчен мәктәптән куганнар иде.

Хәзер аны яклап Россиянең барлык укытучылары да “чишенә” башлаган. Флешмобка Казан мөгалимнәре дә кушылган.
Әйтик, бер Казан укытучысы Яна Абдуллина Инстаграм челтәренә купальниктан төшкән фотосын куеп, кешеләрне гадел булмауларында гаепләгән.

- Безнең дә шәхси тормыш булырга тиеш. Безнең дә купальник кияргә, пирсинг кадарга, татуировка ясартырга, ни белән дә булса кызыксынырга хакыбыз бар. Без шәхси тормышыбызны мәктәпкә алып килмибез. Интернетта чын мәгънәсендә укытучыларга каныгалар, - дип язган ул.
Тагын бер постында май аенда мәктәптән китүе, мәктәп һәм укыту системасы белән килешмәве турында да әйткән ул.

Казан укытучысы Гүзәл Мөсабирова да әлеге проблемага үз фикерен язган.
- Минемчә, укытучылар, табиблар, полиция хезмәткәрләре ирекле рәвештә социаль челтәрләргә үз фикерен белдерергә, фотолар куя алырга тиеш, - дигән кыз һәм ял иткән вакыттагы фотосын челтәргә куйган.

Барнаул мәгариф министры Максим Костенко да укытучыны яклап чыккан, аңа яңа эш табарга кушкан. Ләкин Татьяна Кувшинникова башка мәктәпкә кайтмыйм, дигән.   

 


***

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

К чему это фото, не имеющее никакой художественной ценности? Нет, я не собралась на моря и не хвастаюсь новым купальником. Я просто напоминаю всем, что #мытожелюди То, что сейчас происходит - травля. Вечный спор о том, должен ли хороший учитель быть хорошим человеком перешёл все допустимые границы. Мы имеем право на личную жизнь. На купальники, пирсинг и татуировки. На хобби и увлечения. На, прости господи, секс. Помните, что мы можем играть разные социальные роли. И мы не тащим свою частную жизнь в школы. Так и вы не лезьте в нее своими грязными ручонками, моралфаги. Не холодно вам там, на вершинах ваших моральных принципов? Напоминаю, что в 2016 году в Красноярске уволили учительницу музыкальной школы Марию Шестопалову – по жалобе активиста Тимура Булатова (Исаева), который старательно собирал компромат на учителей и рассылал его по инстанциям. Основанием для увольнения стал пирсинг нижней губы. По его же жалобе была уволена (и затем переехала в другой город) магнитогорская учительница Ольга Бахаева – за перепосты постов ЛГБТ-сообществ на своей страничке в Вконтакте. Он пытался добиться увольнения и петербургской учительницы Екатерины Богач (тоже из-за поддержки ЛГБТ-сообщества), но за нее вступились ее бывшие ученики, подписавшие открытое письмо. #увольняйте #учителятожелюди #мытожелюди

Публикация от Yana Abdullina (@widewide_river)

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading