16+

Мөхәммәтшинның кызы: "Безне һәрвакыт демонстрацияләргә алып чыга иде..."

Фәрит Мөхәммәтшин юбилеена "Виражи судьбы" китабы чыгарылды.

Фәрит Мөхәммәтшин юбилеена "Виражи судьбы" китабы чыгарылды.

Бу минутларда Казандагы Милли китапханәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан чыгарылган "Виражи судьбы" китабын тәкъдим итү чарасы бара. 

Фәрит Мөхәммәтшинның хатыны Луиза ханым сүзләренчә, парламент җитәкчесе бик гаилә җанлы кеше. "Безнең бергә яши башлаганга инде 52 ел. Без һәрвакыт бер-беребезне аңлап яшибез. Кайберәүләр туйдырды инде, диләр бит. Бездә андый әйбер булмады. Мин әтинең ничек эшләгәнен күреп үскән кеше. Авыр вакытлар да булгандыр. Тик бернәрсә дә җиңел бирелми. Эшләргә, балаларны үстерергә кирәк. Андый тормышка син күңелең белән әзер булырга тиешсең. Шул гомер бергә яшәгәч, ул бик якын кешегә әйләнә. Балалар инде үскән, аларның үз тормышы. Ә без икәү. Эштән арып кайтып, сөйләшәсе килми торган чаклары да була. Яисә кайта да, телевизордан нәрсәдер карый. Ә синең ул тапшыруны карыйсың килмәсә, башка бүлмәгә чыгасың да, икенче әйбер карыйсың. Аны көйләргә тырыштым. Иртән ашатып җибәрергә, киемнәрен әзерләп куярга, үтүкләргә... Күлмәкләрен генә үтүклим. Чалбарны үзенекен дә, минекен дә ул үтүкли. Бакчада бергә эшлибез. Балалар белән очрашырга, сөйләшергә яратабыз. Ялларда киләләрме инде, дип тора. Килмәсәләр, җыенабыз да, тиз генә үзебез барып кайтабыз. Оныклары "бабай" дип үлеп тора! Тату яшибез, Аллага шөкер!",- ди Луиза ханым тормыш иптәше Фәрит Хәйрулла улы турында. 
Кызы Лилия ханым да бу сүзләрне раслый. "Әтинең буш вакыты булу белән, ул аны гаиләсе белән үткәрергә тырыша. Кечкенә вакытта ул безне һәрвакыт демонстрацияләргә алып чыга иде. Әлмәттә яшәгәндә, чаңгы ярышлары була иде. Безне шунда алып йөрде.  Ул безнең өчен һәрвакыт әти һәм зур хәрефләр белән язылган кеше. Зирәк, намуслы, гадел. Безнең өчен үрнәк. Башлаган эшен һәрвакыт ахырына кадәр җиткерә торган кеше. Ул бик эшчән. Үз өстендә эшли. Сабыр. Мондый әти-әнием булу белән мин бик горурланам",- ди Лилия ханым. Мөхәммәтшиннарның барлыгы 5 оныгы бар. Олысына 25, кечкенәсенә 11 яшь. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading