Путин медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләү кертеләсен әйтте. Күпме булачагы да билгеле
Россия Президенты Владимир Путин гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы әгъзалары белән очрашу барышында, сәламәтлек саклауның беренчел звеносында хезмәт өчен түләү камилләштерелергә тиеш, дип белдерде. "Киләсе елның гыйнварыннан хөкүмәттән сәламәтлек саклауның беренчел звеносында, үзәк район хастаханәләрендә һәм ашыгыч ярдәм системасында эшләүче медикларга өстәмә акчалар түли башларга сорадым. Өстәмә түләүләр 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр, әлбәттә, кешенең нәрсә белән шөгыльләнүенә, нинди вазифа һәм функцияләр башкаруына бәйле рәвештә", - дип ассызыклады президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар