16+

Россиядә яңа бәйрәм барлыкка киләчәк?

Россиядә яңа бәйрәм - Әти көне барлыкка килергә мөмкин.

Россиядә яңа бәйрәм - Әти көне барлыкка килергә мөмкин.

Хезмәт министрлыгы норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында фикер алышу өчен РФ Президентының тиешле указы проектын бастырды.
Ведомствода Әтиләр көнен билгеләп үтүне октябрьнең өченче якшәмбесендә тәкъдим иттеләр (агымдагы 2021 елда 17 октябрьгә туры киләчәк).
Яңа бәйрәм "гаилә һәм балаларны тәрбияләү институтын ныгытуда әти кешенең социаль әһәмиятен арттыруга" юнәлдереләчәк. Моннан тыш, документ авторлары аңлатма язуында Әтиләр көнен билгеләп үтү гаиләне, әти-әниләрне һәм балачакны яклау турындагы РФ Конституциясенә төзәтмәләр белән бәйле, дип аңлаттылар.
Әтиләр көне хәзерге вакытка инде Россиянең 15 төбәгендә билгеләп үтелә. Аны гомуммилли итәргә дигән тәкъдимнәр берничә тапкыр тәкъдим ителде. "Әмма хәзерге вакытка кадәр әлеге мәсьәлә буенча карар кабул ителмәгән", - дип раслады идея авторлары.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading