16+

Рөстәм Миңнеханов республикада 2 млн тонна сөт һәм 550 мең тонна ит җитештерү бурычы куйды

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте.

Республикада сөт җитештерүне 2 млн тоннага, итне 550 мең тоннага җиткерергә. Татарстанның закон чыгару органына еллык Юлламасы вакытында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршында шундый бурыч куйды.

Президент билгеләп үткәнчә, быел Татарстан басуларыннан 5 млн тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Шикәр чөгендере буенча уңыш 1,8 млн тонна, майлы культуралар буенча 600 мең тонна, бәрәңге буенча уңыш 800 мең тонна булыр дип көтелә.
Уңышлар белән бергә, Президент “китек” якларга да игътибар итте.

“Кайбер муниципалитетларда фермалар ябыла, мал башлары кимү күзәтелә. Башлыкларны, инвесторлар белән берлектә, эш урыннарын сакларга һәм эре мөгезле терлек саны буенча күрсәткечләрне ел башындагыга җиткерергә”, - дигән бурыч куйды Рөстәм Миңнеханов. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading