16+

Шартлау булган фатирның хуҗасы газга рөхсәтсез тоташкан

Фаҗига нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, өчесе - зыян күрде.

Фаҗига нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, өчесе - зыян күрде.

Шартлау булган фатирның 70 яшьлек хуҗасы БСМП реанимациясендә ята, хәле авыр - үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылган. Ул ялгыз, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

"Челнинские известия"гә тикшерү бүлегендә хәбәр итүләренчә, шартлау булган фатирда газ 2010 елда ук түләнмәгән өчен сүндерелгән. Шуңа да карамастан, пенсионер үз белдеге белән фатирына газ тоташтырган һәм моны беркем дә белми калган. Беренчел версия буенча, газ чыгып торган, ә нәтиҗәсе барыбызга да мәгьлүм. Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын белгечләргә ачыкларга туры киләчәк.

Шартлау нәтиҗәсендә 22 яшьлек кыз иң авыр тән җәрәхәтләре алган. Ул соңрак хастаханәдә вафат булды. Аның "КАМАЗ"да эшләве һәм әнисе белән яшәве билгеле.
Бу тема буенча: Чаллы фаҗигасе: "Мин залда идем. Хатыным кечкенәм белән кухнядә..."

Яр Чаллыдагы йортта шартлау вакытында зыян күрүчеләрнең хәле турында билгеле булды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading