Шәһри Казан

Синоптик февральдә нинди һава торышы фаразлый?

Гидрометүзәк лабораториясе мөдире Людмила Паршина "Российская газета" басмасына белдергәнчә, төньяк төбәкләрдә, мәсәлән, Ямал-Ненец, Ханты-Мансийск округларында, Коми, Красноярск краенда һәм Чукоткада көчле салкыннар көтелми.

Ләкин Ерак Көнчыгышның көньягында, Хабаровск краенда һәм Сахалинда, гадәттәгегә караганда, салкынрак та булырга мөмкин.
Илнең Европа территориясендә явым-төшем нормадан күбрәк булачак. Бу бигрәк тә Төньяк-Көнбатышта, шулай ук илнең үзәк өлешендә һәм Идел буенда чагылыш табарга мөмкин.

Реклама

Синоптик шулай ук Красноярск краенда, Иркутск, Магадан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә күпләп кар явуы мөмкин, дип кисәтте.
Моннан тыш, Амур өлкәсендә, Хабаровск краенда, Сахалинда, Приморьеда, Омск өлкәсендә, шулай ук Новосибирскиның төньяк-көнбатышында һәм Төмән өлкәләренең көньягында кар булырга мөмкин.
Мәскәүдә явым-төшем нормадан бераз югарырак булырга мөмкин, дип кисәтте Паршина. Мәскәүдә уртача температура минус 6,7 градус тирәсендә торачак. Төнлә термометр баганасы минус җидедән минус 12 гә кадәр тирбәләчәк.

Синоптик шулай ук февральнең күчеш ае булуын да искә төшерде: әгәр уртача тәүлеклек температура минус ун градус булса, ай ахырында ул минус биш булачак, язның якынлашуы сизелеп торачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: