Әмма “Спутник-Лайт”ны кадаткач, QR-код Дәүләт хезмәте порталындагы “шәхси кабинетта” 21 көннән соң гына барлыкка килә.
Сәламәтлек саклау министрлыгы "Спутник Лайт"ны беренче вакцина буларак кулланырга рөхсәт итте. Илдә теркәлгән барлык вакцина, бер компонентлы "Спутник Лайт"ны да кертеп, беренче вакцина өчен дә, икенче тапкырга да, авырмаганнарга да, инфекция кичергәннәргә дә кадатырга ярый.
Әгәр дә кеше прививка ясатмаган булса (андыйлар бездә илнең яртысы), аңа бер “лайт”лы укол кадатса да җитә һәм QR-код аның кесәсендә була, ягъни ул рәсми рәвештә вакцина кадаткан санала, дип хәбәр итә “Российская газета”. Әмма шунысы да бар: “Спутник-Лайт”ны кадаткач, QR-код Дәүләт хезмәте порталындагы “шәхси кабинетта” 21 көннән соң гына барлыкка килә. “Лайт” ревакцинация булганда исә, QR-код икенче көнне үк киләчәк.
Ике дозалы "Спутник V"ның кешене күбрәк саклавын да билгеләп үтәргә кирәк. Тик Гамалея үзәге тикшеренүләре күрсәткәнчә, "Спутник Лайт" "дельта" штаммына каршы 70-75 процентка нәтиҗәле. "Спутник V" – 90 процентка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар