16+

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина алдакчылар корбаны булган

Бүген иртән үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә әнә шул хакта белдерде.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина алдакчылар корбаны булган

Бүген иртән үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә әнә шул хакта белдерде.

«Елап утырам...Минем "искиткеч" иртәм шулай башланды... Шаккатмалы!!! Моннан да яхшырагы була алмаячак. Мошенниклар ничектер сбербанкның "премиум клиент"лар турында саклана торган шәхси мәгълүматлардан файдаланганнар һәм картадагы барлык акчаларны да алып бетергәннәр.

Хәзер рәнҗүдән һәм гаделсезлектән ачы күз яшьләре түгәм. Мин артист, музыкант. Бердәнбер хезмәт хакым - ул сәхнә, концерт эшчәнлеге. Шәхси эшмәкәр буларак теркәлдем, һәрвакыт кадерле дәүләтебезгә салымнарымны вакытында түләп барам, намусым һәм вөҗданым чиста, законны бозганым юк. Ә хәзер... мине хәләл акчаларымнан мәхрүм иттеләр. Үзизоляция сәбәпле, мин эшсез калдым, инде менә күпме вакыт туплаган акчаларымнан да колак кактым...Банкка шалтыраттым, алар миңа берничек тә ярдәм итә алмаячакларын һәм банк акчаларыгызны кире кайтармый, бернинди гарантия дә бирелми, дип белдерделәр. Полициягә мәрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр, мошенниклык факты буенча гариза язарга кушылды.

Эльмираның әлеге язмасы астында бик күп шәрехләр килгән. Аның язылучылары җырчыга теләктәшлек белдерә, төрле киңәшләрен җиткерәләр. Араларында шундый ук хәлгә тарганнары да бихисап икән.

Исегездә тотыгыз:

Бигрәк тә, үзизоляция вакытында өйдә утыручы өлкәннәргә кагыла. Алар бигрәк тә тиз ышанучан. Йортыгызга яки фатирыгызга таныш булмаган кешеләрне кертмәгез;

Социаль һәм ашыгыч хезмәтләр вәкилләре мөрәҗәгать итсә, документларын карагыз. Учреждениеләренә шалтыратып сорагыз. Социаль органнар хезмәткәрләре фатирларга йөреп акча алмаштырмый;

Акчага бозымны бетерәм, дип әйтүчеләргә ышанмагыз;
Туганыгыз автоһәләкаткә яки полициягә эләкте, дип шалтыратсалар, каушап калмагыз. Туганыгызның телефонын җыегыз, әгәр җавап бирмәсә, полициядән вакыйганы белешегез. Мин полиция хезмәткәре, адвокат, юрист, дип таныштырган чит кешеләргә акча чыгарып тоттырмагыз, акча күчермәгез;

"Интернет" аша товар сатканда яки алганда банк картасына бәйле булмаган телефоныгыз санын урнаштырыгыз. Сатып алучыга банк картагызның санын, кодын һәм башка документлар мәгълүматларын бирмәгез. "Мобиль банк" яки "онлайн" банк аша акча күчергәндә, алучы кешенең банк картасы саны гына кирәк. Акча күчкәнлекне раслар өчен бернинди код та кирәкми;

Билгесез абоненттан-адресаттан теге яки бу интернет чыганакка күрсәтелгән хәбәр килсә, әлеге "күрсәткеч" артыннан иярмәгез. Телефоныгызга вируслы программа үтеп керергә мөмкин. Абонент саныгыз банк картагызга бәйле булган очракта, барлык акчагызны "чистартулары" ихтимал;

Банк картагыз томаланып калды, дип хәбәр бирсәләр, фәкать, банк картагызга язылган "кайнар элемтә" телефонына гына шалтыратыгыз. Банк картасын көйләү, бары тик банк учреждениесендә һәм шәхесне раслаучы документларны күрсәткәннән соң гына башкарыла.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Сижу и реву... ⛔️‼️Мошенники ‼️⛔️ Вот именно с такого знака как на фото началось мое «прекрасное» утро. Я обнаружила более 10 смс о том, что с моей карты совершались покупки на #яндекстакси и теперь на моей карте НОЛЬ. Но #сбербанк «мгновенно» среагировал и заблокировал мою карту, когда все средства были сняты. Потрясающе!!! Лучше и быть не может. Мошенники каким-то образом воспользовались персональными данными премиум клиента @sberbank и сняли с карты все деньги. Я сейчас лежу и тупо реву от обиды и несправедливость. Я - артист, музыкант. Мой единственный заработок - это концертная деятельность, это сцена. Я зарегистрирована как ИП, всегда исправно плачу свои налоги моему драгоценному государство, все максимально прозрачно, живу по чести и совести, не нарушая закон. А теперь... меня лишили всего. С нынешним положением в стране, где меня тупо посадили на #самоизоляцию, меня оставили без работы, без средств существования и неизвестно, когда все восстановиться. И даже те средства, которые были на карте - их украли. ❗️Позвонив в банк мне сообщили, что ничем помочь мне не могут и деньги банк не возвращает, гарантий он дать не может. Послали меня в полицию, сказали писать заявление по факту мошенничества. Вот такое #спасибоотсбербанк. Спасибо тебе, моя могучая страна, спасибо #сбербанк. Спасибо за гарантию и заботу о своём народе. У меня все. #эльмиракалимуллина #моямогучаястрана #мошенники #россия #моястранаменябережет

Публикация от Эльмира Калимуллина (@elmiramatur)

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading