Шәһри Казан

Татар үзе кәгазь эшли белгәнме?

Татар халкының укымышлылары, инде 1000 елдан артык, китап-язмалар өчен кәгазь кулланып килгән һәм әле дә бу традицияне дәвам итә. Ләкин татар үзе кәгазь эшли белгәнме-юкмы? Бу хакта бүген белгән, уйлаган затлар күренми шикелле. Татарда кәгазь тарихы, аны куллану тарихы өйрәнелмәгән. Без шушы өлкәдә үзебезгә очраган бер факт белән бүлешергә уйладык.

Тарихта Мөэмин Таһир улы Хуҗасәйетов (ул хәзерге Татарстанның Арча төбәге Түбән Оры авылы кешесе) икенче гильдия Арча сәүдәгәре, хәзерге Арча төбәгенең иң төньяк чигеннән агып китүче Шура елгасы буенча Уразлы авылында 1852 елда кәгазь эшләү фабрикасы хуҗасы булып тарихка кереп калган икән. Әлеге хуҗа үзенең җитештергән кәгазь продукциясен Казан һәм Вятка губерналарында яшәүчеләргә саткан. Аның кәгазь фабрикасында эшләүче мастер ел буенча хезмәте өчен 150 сум акча ала торган булган. Хуҗа бер елга 3080 сумга 2500 төп кәгазь җитештергән. Кәгазь эшләүче эшчеләр исә елына 30-60 сум хезмәт хакы алганнар. Кәгазь эшләү май аеннан башлап икенче елның апреленә кадәр сузылган сезонда дәвам иткән.

Янә Арчаның бер өченче гильдия купец Зөһрә Гали кызы Хуҗасәйетова заводында – Уразлы волосте, Шура елгасы буендагы Алат авылында Әтнә кешеләре кәгазь эшләгән.
Шулай итеп, XIX йөзнең урталарында татар халкы вәкилләре Алат авылында эшләнгән кәгазьләргә язганнар. Әлбәттә, бу дәверләрдә төрле урыннарда эшләнгән кәгазьләр дә татарлар арасында киң кулланыш тапкан. Ләкин инде моның нәтиҗәсе кәгазьне кем эшләгәнлегенә игътибарның югалуына китергән, билгеле. Соңыннан инде аның кем тарафыннан эшләнүе, эчтәлеге аны кулланучыларның кызыксыну өлкәсенә кермәгән. Кем эшләсә дә, аңа үз фикерләрен теркәгәннәр. Ләкин, мәгълүм ки, ул дәверләрдә эшләнгән күп кәгазьләрнең «су билгеләре» булган. Әйтергә кирәк, татар халкында бу «су билгеләре» төшенчәсе мәгълүм булмаган, аңа игътибар да ителмәгән.

Реклама

Тарих XX йөзгә кергәч, татар китап күчерүчеләрендә кәгазьне кем эшләгән дигән сорау кулланылудан бөтенләй төшеп кала. Бу хакта фактны искә алучы да фәнни әдәбиятта күренми, ләкин ул кәгазьне изгеләштерү тукталган, аңа битараф мөнәсәбәт булган дигән сүз түгел. Мәдәни үсеш дәвере XXI йөзгә кергәндә, инде татарда кәгазьгә хөрмәт әкренләп югала бара башлады. Хәзер археография өлкәсендә дә нык сүлпәнлек күзәтелә. Бәлки ул табигыйдыр да, чөнки бу чорда археографик экспедицияләр нәтиҗәләре дә алай аһ диярлек түгел иде. Булган, тупланган материалның кыйммәтен күрсәтерлек чаралар да югалды. XXI йөзгә кергәндә, халык кулында сакланучы кулъязма китапларның да сирәкләнүе, алар турында мәгълүмат сферасының йомшаруы тәэсир итәдер. Ник дигәндә, XX йөз тупланган борынгы мирас ядкәрләрен өйрәнеп, матбугатка чыгару үтә сүлпән дәрәҗәдә калды, аларның кыйммәтләре турында матбугатка чыгучылар юк дәрәҗәсенә җитте. Бу – күңелсез күренеш, чөнки аңа нигез булып борынгы әдәбиятыбыз текстларын укып белеп, аңлап, аларга югары бәя бирә белүче әдәби белгечләребез юклыгы моны яхшы күрсәтте.
XXI гасырга кергәндә генә татар әдәбиятының күп гасырлык тарихының соңгы 6нчы томы чыкты. Хәзер аны беркадәр яңа чыганаклар хисабына тулыландырып язып бастылар. Ләкин анда да тарихи язмалар теркәлгән чыганаклар күренеше артык кинәнерлек түгел. Шулай ук кәгазь тарихына бәйле мәгълүматлар чагылмый.

Безнең уебызча, бу – XIX йөзгә хәтле барлыкка китерелгән кулъязма мирасның тарихында татар халкы өчен кәгазь «табу проблемасы» бер җитди мәсьәлә булган. Бабаларыбыз безгә китап хәзинәләре калдыру, аларны теркәр өчен авыр кәгазь табу чарасын да батырларча үтәп чыкканнар һәм борынгы тарихларыбызны җиткерү юлын тапканнар. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: татар китапчылары, административ тыюларга да карамастан, кыйммәтчелек алдында да баш имичә, безнең буыннарга үзләренең әйтер сүзләрен, фикерләрен, каршылыкларын тибеп аударып дигәндәй, безгә җиткергәннәр. Рәхмәт яусын бабаларыбызның бу батыр хезмәтләренә!

Марсель Әхмәтҗанов, академик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: