Шәһри Казан

Татарстан юлларында бер көндә ике үлем

15 декабрьдә Буа районында якынча 11:30 сәгатьтә 1963 елгы "Лада" автомобиле йөртүчесе, төп юлга чыкканда биредән хәрәкәт итүче "Скания" авыр йөк автомобиленә юл бирмәгән. Шул сәбәпле фура җиңел машина белән бәрелешә.  

Реклама

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлгән. 
 Шул ук көнне 15:30 да Чистай-Түбән Кама-Карамалы автомобиль юлының 6 километрында "Лада" автомобиле йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына килеп чыга, биредә юлда кар көрте булу аркасында, машина белән идарәне югалта һәм каршы килүче "Лада" автомобиле белән бәрелешә. 
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә беренче "Лада" ның пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында үк үлгән, икенче пассажир 
төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән  хастаханәгә озатылган.
 Гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау, кызганыч, фаҗигагә китергән 
Беренче очракта, ЮХИДИ инспекторлары биргән  мәгълүматлар буенча, һәлакәтнең сәбәбе - төп юл буйлап хәрәкәт итүчегә юл бирмәү, иминлек каешын эләктермәү. 
2020 елда Татарстан юлларында 181 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 91 кеше үлгән, 222 кеше куркынычсызлык каешын куллану турындагы юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле җәрәхәтләр алган. 
ЮХИДИ шуны искә төшерә: 2.1.2 п. нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә механик транспорт чарасы йөртүчесе каеш белән эләктерелгән булырга тиеш, иминлек каешы белән эләктерелмәгән пассажирларны йөртергә тиеш түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: