Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында Ык елгасында 14 яшьлек яшүсмер батып үлгән. Коткаручылар малайның гәүдәсен 3 метр тирәнлектән алып чыккан. Район прокуратурасы балигъ булмаган баланың суда батып үлү факты буенча тикшерү башлаган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Батып үлгән малай турындагы хәбәр 13: 05 сәгатьтә килә. Урынга оператив рәвештә коткаручыларның водолаз төркеме чыккан. Берничә сәгатьтән соң коткаручылар яшүсмернең мәетен ярдан 10 метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектән табып алалар. Бәхетсезлек очрагының сәбәбе билгесез.
Комментарийлар