16+

Татарстанда 35 яшьлек укытучының үлеме сәбәпләре ачыклана

Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты Казанның технология һәм дизайн көллияте укытучысының үлеменнән соң җинаять эше ачты.

Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты Казанның технология һәм дизайн көллияте укытучысының үлеменнән соң җинаять эше ачты.

2018 елның 8 ноябрендә көллиятнең төзекләндерү барган корпусларының берсенә бер төркем укытчылар аудиторияләрне карарга дип икенче катка күтәрелгәннәр. Бер укытучы башкалардан аерылып, яңартылып лаборант бүлмәсе итеп ясалган элеккеге вентиляция шахтасы булган бүлмәгә керә һәм 14 метрлы биеклектән аска - бина подвалына егылып төшә. Алган тән җәрәхәтләреннән 35 яшьлек укытучы хатын-кызның шунда ук гомере өзелгән.

Ремонт эшләре барган урынга бернинди кисәтү билгеләре дә куелмаган булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading