Беренчел фаразлар буенча, ул әлеге сыеклыкны балаларга сибәргә теләгән, ләкин хатын-кызга эләккән.
Әлеге хәл турында Алабуга кешесе социаль челтәрдә язып чыккан. 11 апрель көнне ирнең хатыны ике кызы белән өенә кайта булган. Подъезд ишеген ачуы була, өлкән яшьтәге күршесе аның өстенә серкә кислотасы сибә. Зыян күргән хатынның бите һәм йоткылыгы пешкән. Гаилә башлыгы хәбәр иткәнчә, уксус өлкән кызына да "эләккән".
"Пенсионерның моны ни өчен эшләве турындагы сорауга җавап итеп, тегесе "ниндидер балалар аның тәрәзәсенә ташлар ыргытуы һәм ул аларны акылга утыртыр өчен, уксус белән сибәргә теләве турында белдергән", - дип язган алабугалы.
Ир-ат Алабугада яшәүчеләрне сак булырга өндәгән. Аның сүзләренчә, пенсионер хатын куркыныч тудыра.
"Ишегалдындагы бала-чага әбинең күптән инде үз-үзен адекват тотмавын әйтте: йә балаларны урам буйлап куып йөри, йә балаларның күз алдында мәчеләрне җәберли,- дип дәвам итә Алабуга кешесе язмасын.-Минекеләр, үз чиратында, полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырттылар, участковый килде, нәрсәдер язып алды - хатыным миңа берни аңлата алмады, чөнки шок хәлендә иде. Мин үзем эш белән чыгып киттем. Нәтиҗәдә, тормыш иптәшем химик пешүләр алган, балалар - шок хәлендә. Пенсионер хатын хәтта ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә дә ишекне ачмаган, алар моның нинди сыеклык булуын белергә теләгән иделәр".
Социаль челтәрдән кулланучылар өлкән яшьтәге хатын-кызның үз-үзен тотышына борчу белдергәннәр.
"Кызганычка каршы, бу хәл белән беркем дә шөгыльләнмәячәк. Тиешле органнарның мондый юк-бар белән шөгыльләнер өчен вакыты юк", - дип язган социаль челтәрдән бер кулланучы.
"Әгәр дә, әйтик, моны яшь кеше эшләгән булса, шунда ук изоляторга киткән булыр иде. Минемчә, картлык хокук бозу өчен ташлама булып тора алмый!", -дип ачулана икенче бер укучы.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
эбинен тагы берэрсенэ зыян ясаганынтеотэсезме?психиатрический клиникалар бар,..безнен илдэ бардак шул,хотЯ чит илдэдэ не охти,тулган,голубые ,лизбиянки,
0
0