Шәһри Казан

Татарстанда буран көтелә

Татарстан синоптиклары бүген сәгать 22.00 дән соң республикада һава торышы бозылуы турында кисәтә.

Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм 7 ноябрьдә иртән урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрдан да артмаска мөмкин. Шулай ук 7 ноябрьдә көндез Татарстанда һәм Казанда көчле кар һәм буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 15 метр тизлектә исәргә мөмкин. Юлларда кар көртләре, бозлавык хасил булуы ихтимал.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: