16+

Татарстанда җиңел машина белән трактор бәрелешкән, өч кеше һәлак булган

Татарстанда якшәмбе көнне, 6 август кичендә Арча-Зур Әтнә юлында «Лада» автомобиле белән трактор бәрелешкән, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы.

Татарстанда якшәмбе көнне, 6 август кичендә Арча-Зур Әтнә юлында «Лада» автомобиле белән трактор бәрелешкән, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Лада машинасы йөртүчесе тиешле тизлекне арттырган һәм кирәкле дистанцияне сакламаган, шуның аркасында трактор прицепы составына килеп бәрелгән. Шул ук вакытта махсус техникада тышкы яктылык приборлары сүндерелгән булган.

Авария аркасында җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры шунда ук һәлак булган. 5 яшьлек бала алган җәрәхәтләрдән медицина учреждениесендә үлгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2023 елның беренче яртыеллыгында юл-транспорт һәлакәтендә 8 бала һәлак булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading