Шәһри Казан

Татарстанда исерек хатын квадроциклда иптәшенең кызын үтергән...

Тикшерү эшләре башланган.

Югары Ослан районының Ключище авылында коточкыч фаҗига була. 52 яшьлек хатын, квадроциклга исерек килеш утырып, үзенең иптәш кызын һәм аның ике баласын да утыртып, Идел елгасы буендагы пристаньга таба кузгала. Ләкин ерак китә алмыйлар: авылдагы сарайга килеп керәләр. Нәтиҗәдә, иптәш кызының 11 яшьлек баласы урында ук һәлак була. Аварияне китереп чыгарган хатын, иптәше һәм тагын 2 яшьлек кыз хастаханәгә озатылган. Тикшерү эшләре башланган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: