Тагын дүрт татарстанлы коронавирустан вафат булды.
Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1952 һәм 1957 елгы ике ир-ат, шулай ук 1956 һәм 1960 нчы елгы ике хатын-кыз үлгән. "Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды", - дип сөйләделәр ведомствода. Шулай итеп, пандемия чорында 500 татарстанлының гомере коронавирустан өзелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар