Шәһри Казан

Татарстанда мебель цехында янгында ике кеше һәлак булган

Янгын сүндерүчеләр Әлмәттәге мебель цехында һәлак булган икенче кеше мәетен тапкан. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр "Агат" сәүдә йортының мебель цехы эчендә ут чыгуын ачыклый. Янгын мәйданы 240 квадрат метр тәшкил итә. 11.52 сәгатьтә янгынга өченче ранг бирелгән.

    Әлеге янгында предприятиедә эшләүче бер ир-ат һәлак булганын  хәбәр иткән идек.

Реклама

12.35 сәгатьтә ачык ут сүндерелгән.

Татар-информ

Фото: Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: