16+

Татарстанда яңа төр мошенниклар пәйда булган

Алар интернет аша тиешле товар урынына ком тутырып сата.

Алар интернет аша тиешле товар урынына ком тутырып сата.

Татарстанда интернет аша товар сату белән бәйле мошенниклыкның яңа төре пәйда булган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәлләр Алабуга районында булган. Ел башыннан гына да биредә шул рәвешле 4 кеше төп башына утырып калган инде.

Мошенниклар болайрак эш итә: нинди дә булса товарны рекламалау өчен интернетта вакытлы сайтлар булдыра, иң арзан бәя белән кулланучыларны кызыктыра, хәтта шик кертмәс өчен товарны почтадан алган вакытта гына түләргә тәкъдим итә.

Заказ бирүче почтадан тиешле хакны түләп посылкалар ала һәм... ком яисә картон тутырылган тартмага тап була.

Эчке эшләр министрлыгы интернет аша заказ бирүчеләргә аеруча сак булырга: посылканың почта хезмәткәрләре тарафыннан ике тапкыр ачып карау төре белән озаттыру вариантын сайларга киңәш итә. Шул рәвешле акча түләгәнче тартмада нәрсә барлыгын ачып карап булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading