16+

Татарстанда юл һәлакәтендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән

Татарстанда «Лада» һәм «Киа» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешү нәтиҗәсендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән.

Татарстанда юл һәлакәтендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән

Татарстанда «Лада» һәм «Киа» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешү нәтиҗәсендә 19 яшьлек кызның гомере өзелгән.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Кичә көндез Шәле – Саескан Тавы трассасының 26нчы километрында «Лада Калина» һәм «Киа Соренто» автомобильләре бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада»ның 20 яшьлек йөртүчесе идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм «Киа» автомобиле белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән», - дип яза әлеге басма.
Бәрелешү шундый көчле булган ки, төрле якка «чәчелгән» машиналар тимер өеменә әверелгән.

Авариядә 19 яшьлек кыз һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган шоферларның икесен дә, шулай ук Корея автомобиле пассажирларын (хатын-кыз һәм 9, 12 яшьлек балалар) хастаханәгә озатканнар. Табиблар тикшергәннән соң аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading