16+

«Татмедиа» бинасы янында яңа аллея ачылды

«Татмедиа» бинасы янында яңа аллея ачылды. «Казан» гаилә үзәгендә урнашкан Фан фест җанатарлар мәйданыннан кунаклар бирегә еш килер, мөгаен. Аллея ачылу чарасы кысаларында «Казан укый, Татарстан укый» китап фестивале дә оештырылган иде.

Татар китап нәшрияты табадан яңа төшкән 150 китап тәкъдим итте. Чара кысаларында язучы Гүзәл Яхинаның «Дети мои» китабын тәкъдим итү кичәсе дә узачак. Фестиваль сәгать 16.00гә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйрәмдә тере музыка, танылган артистлар, язучылар чыгыш ясаячак. Хәсән Туфанның әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән «Агыла да болыт, агыла» спектакленнән өзекләр күрсәтеләчәк. Аллеяда татар газета-журналларын да күрергә мөмкин.

Фотолар: Илдар Мөхәммәтҗанов, tatar-inform.ru.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading