Шәһри Казан

"Әтиемә барыбер": студент кыз отчествосын «матчество»га алыштырган

"Красноярски студенты Дарья Штром паспортта отчествосын «матчество»га алыштырган, хәзер ул Дарья Ириновна.

Ул моны әтисе исеменнән арынып, психологик комфортка ирешү өчен һәм бөтен тормышны тарткан әнисенә рәхмәт йөзеннән шулай эшләгән. Бу хакта NGS24.RU хәбәр итә.

Реклама

Кечкенә вакытта әтисе тарафыннан күп җәбер-золым күргән кыз отчествосын алыштыру үз-үзенә ышанычын арттырды, дип белдергән. Әнисе аның бу адымына бик шатланмаган, ләкин канәгатьсезлеген дә белдермәгән. Ә әтисенең бөтенләй исе китмәгән.

Дарья әйтүенчә, яңа паспорт алганда бер кыенлык та тумаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: