20 кеше хастаханәгә озатылган, 19ы - өйдә дәвалау ала.
Соңгы тәүлектә Казанда COVID-19 йоктыруның 12 очрагы ачыкланган, Чаллыда - 8. Баулы районында - 5, Лаеш районында - 4. Бөгелмә районында 3 очрак ачыкланган. Лениногорск районында - 2. Азнакай, Буа, Биектау, Минзәлә һәм Тукай районнарында ковид белән зарарлануның берешәр очрагы бар.
3 майга Татарстанда СОVID-19ның 20 567 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 17 609 кеше савыккан, шул исәптән 5 авыру узган тәүлектә терелгән. 465 кеше үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар