Шәһри Казан

Төзелеш объектында чираттагы каза

10 августта Лаеш районының Орел авылында бер ир-ат йорт төзелеше вакытында биеклектән егылган.

Фаҗига урынына Казаннан янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар килгән.

Реклама

Ир-ат өченче каттан икенче каттагы тимер бетоннар өстенә егылып төшкән. Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр аны альпинист җайланмалары ярдәмендә аска төшергән һәм “ашыгыч ярдәм”гә тапшырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: