Шәһри Казан

Яшь гаилә автоһәлакәткә очраган. Гаилә башлыгы һәлак була

Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз йөкле.

Башкортстанның Туймазы районында 9 августта көндез чираттагы үлемечле  һәлакәт булган. Авариядә 22 яшьлек ир һәлак булган, хатыны - дәваханадә.

Якынча 16:30 сәгатьтә Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы автоюлында 22 яшьлек Туймазы кешесе идарә иткән "Kia Rio" һәм 52 яшьлек урындагы кеше идарәсендә булган "Scania" фурасы бәрелешкәннәр.

Бәрелү шундый көчле булган ки, җиңел машина бөтенләй җимерелгән, ә аннары кюветка килеп төшкән. Юл буйлап кузовның кисәкләре генә чәчелеп калган.

Реклама

Кызганычка каршы, 22 яшьлек егет һәлакәт урынында үлгән, аның хатыны дәваханәгә озатылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз йөкле.
Авария хәл-шартлары ачыклана.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: