16+

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат

Эльмираның вафаты турында бүген иртән билгеле булды.

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат

Эльмираның вафаты турында бүген иртән билгеле булды.

Бу хәбәрне баянчы Алмаз Рәхимов та раслады. "Бүген иртән Эльмираның баянчысы Фәйзелхак абый күңелсез хәбәр җиткерде. Соңгы атнада Эльмира бик нык авырткан булган, ютәлләгән. Әле узган җомгада гына үзе белән телефоннан сөйләшкән идек. Баян белән чыгыш ясарга кирәк булганда, һәрвакыт мине чакыра иде. Эльмира чиста күңелле кеше иде. Ике баласы калды, улы әле икенче сыйныфта гына укый. Бик кызганыч..." - диде Алмаз.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллы шәһәрендә туган. 16нчы мәктәптә белем алган. Эльмираны һәм аның энесе Маратны әниләре ялгызы үстергән. Әтиләре балалар кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Интервьюларның берсендә Эльмира әтисенә үпкә саклавын, балачагы авыр узуын, акча җитмәвен әйткән иде. 

Эльмира ире белән Диана исемле кыз һәм Артем исемле малай үстерде.

Эльмира Наил кызының урыны оҗмахта булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Язмага реакция белдерегез

41

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ышанасы килми, дорес тугелдер??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллаh иман байлыгын бирсен,урынарын жэнэттэ итсен🤲🤲🤲

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик кызганыч, урыны жэннэттэ булсын,бик монлы тавышлы жырчы иде.Туганнарына,якыннарына,балаларына сабырлык бирсен Аллах. 🙏🤲

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ыша

          • аватар Без имени

            0

            0

            Урыннары женнэттэ булсын 🤲🔥

            Мөһим

            loading