16+

Юстиция министры Әнәс Таҗетдиновка истәлек тактасы куелды

Казанның Кремль урамындагы 12нче йорт диварына ТАССРның юстиция министры Әнәс Таҗетдинов хөрмәтенә мемориаль такта беркетелде. Әлеге чара ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

Юстиция министры Әнәс Таҗетдиновка истәлек тактасы куелды

Казанның Кремль урамындагы 12нче йорт диварына ТАССРның юстиция министры Әнәс Таҗетдинов хөрмәтенә мемориаль такта беркетелде. Әлеге чара ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

1971 елның 4 февралендә ТАССРда Юстиция министрлыгы барлыкка китерелгәч, аңа министр итеп Әнәс Таҗетдинов билгеләнә. Әнәс Габдулла улы бу вазифада 1987 елга кадәр эшли.

- Әнәс Таҗетдинов вакытында Юстиция министрлыгы хокукый база, хокукый пропаганда институты булып торды. Ул югары культуралы, интеллигент, бер үк вакытта игелекле һәм таләпчән кеше иде, - дип искә алды Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

 

Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин: ”Бу мемориаль такта Казанның Кремль урамының бер бизәге булыр дип ышанам. Шәхесләр тарихта зур роль уйный. Кешеләрнең ничек яшәве, киләсе көне һәркемнең хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Әнәс Таҗетдинов шәхесе яшҗләргә матур үрнәк”, - диде.

Әнәс Таҗетдинов 1927 елның 23 февралендә ТАССРның Зәй районындагы Югары Налим авылында туган. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң Саба һәм Балтач районнарында, партия органнарында эшләгән. Гомеренең соңгы 1987 елына кадәр Әнәс Таҗетдинов юстиция министры булган.

Истәлек тактасын ачуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, юстиция, суд һәм прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар, Юстиция министрлыгы коллективы катнашты. Мемориаль такта хозурына тере чәчәкләр салынды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading