Шәһри Казан

“Зур этнографик диктант” быел онлайн үтәчәк

3-8 ноябрь көннәрендә республикада «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак.

Быел бишенче тапкыр оештырыла торган акциянең төп яңалыгы – аның онлайн-форматта үтүе. Узган ел чарада 5 000 кеше катнашкан. Быел аларның саны күбрәк булыр дип көтелә. Пандемия шартларында милли бәйрәмнәр дә онлайн форматта узды һәм алдагы еллардагыдан аермалы буларак, аларны интернет аша күзәтүче  тамашачыларның саны унбиш тапкырга арткан. Моннан тыш, чара биш көн дәвам итә, бу да катнашырга теләүчеләрнең саны арттырыр дигән өмет бар. 

3 ноябрьдә акция Халыклар дуслыгы йортында офлайн форматта үтәчәк. Ул мәйданчыкка блогерлар, билгеле җырчылар, төрле министрлыклар, ведомство, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган. Алар катнашындагы чара акцияне популярлаштырырга ярдәм итәчәк, ди Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов.

Реклама

Аның сүзләренчә, илдә яшәүче милләтләр турында бик аз беләбез, акцияне оештыруның максаты да этнографик грамоталылыкны арттыру. Шунысы куанычлы – Татарстан этнографик диктант нәтиҗәләре буенча лидерлар рәтендә. Районнарга килгәндә, иң күп катнашучылар узган ел Апас, Биектау һәм Сарманнан булган. 

Диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала. Биремнәр www.miretno.ru. сайтында 3 ноябрьдә төнге сәгать 00.01дә басылачак. Утыз биремнең егерме – федераль, унысы төбәккә караган булачак. Биремнәрне эшләргә 45 минут вакыт бирелә. Катнашу турындагы сертификатны да биремнәрне эшләп тапшыргач ук алыргабула. Анда ничә балл алуың да шунда ук күрсәтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: