16+

1 053 кеше вакцинацияләнгән

11 гыйнварга булган мәгьлүматларга караганда, коронавируска каршы "Спутник V" вакцинасының ике компоненты Казанда яшәүче 69 кешегә ясатылган.

11 гыйнварга булган мәгьлүматларга караганда, коронавируска каршы "Спутник V" вакцинасының ике компоненты Казанда яшәүче 69 кешегә ясатылган.

Беренче компонент белән 1 053 кеше вакцинацияләнгән, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
— Яңа ел каникулларында да яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясау үзәкләре үз эшен дәвам итте. Казан шәһәрендә алар 13әү. Вакцинациянең икенче этабы башлана. 4 гыйнвардан 69 кеше вакцинациянең тулы курсын алды. Безнең шәһәр халкы өчен 2 330 комплект күләмендә COVID-19 га каршы вакцина кайтарылды, аның соңгысы 900 комплект 30 декабрьдә килде. Вакцина ясаткан барлык кеше дә үзен яхшы хис итә, катлаулыклар сизелмәде, - дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Җаворонков.
Ул искәрткәнчә, вакцинаның беренче һәм икенче компонентларын алу арасында берникадәр вакыт узарга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading