16+

1-10 май көннәрендә алкоголь сатылмаячак

Бәйрәмнәрдә законсыз рәвештә алкоголь сатуны тикшерү өчен рейдлар оештырылачак. 

Бәйрәмнәрдә законсыз рәвештә алкоголь сатуны тикшерү өчен рейдлар оештырылачак. 

Тыва башкаласында 1-10 май көннәрендә сәүдә нокталарында исерткеч эчемлекләр сатылмаячак, шул исәптән сыра да, дип яза РИА «Новости».
Туклану предприятиеләре җитәкчеләренә дә алкоголь сатмаска киңәш итәләр, бәйрәм чаралары уздыручыларга үзләре белән алкоголь алып килү бөтенләй тыела. Бәйрәмнәр вакытында законсыз рәвештә алкоголь сатуны тикшерү өчен рейдлар оештырылачак.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә 1-10 май көннәре тоташтан ял көннәре дип игълан ителде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ????????????

    Мөһим

    loading