16+

1 773 татарстанлы тагын укуга кереште

2021 елның 10 сентябренә «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 1 773 кеше белем ала башлады.

2021 елның 10 сентябренә «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 1 773 кеше белем ала башлады.

2021 елда Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проект кысаларындагы «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты түбәндәге категория гражданнарны укыту оештырыла:

- эш эзләүче гражданнар, шул исәптән эшсез гражданнар;

- 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр һәм пенсия алды яшендәге затлар;

- 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар.

Укуларның максаты – укулар узган гражданнарны эш белән тәэмин итү (эшкә урнашу яки үзмәшгуль сыйфатында, шәхси эшмәкәр буларак теркәү). Операторлар 4 117 кешене укытуны һәм укытылган гражданнарның кимендә 75 % ының эшкә урнашуын тәэмин итәргә тиеш.

Белем бирү оешмалары укулар башланыр алдыннан гражданнар белән эшкә урнашуны (эш белән тәэмин ителүне саклау) буенча йөкләмәләрне күздә тоткан шартнамәләр төзи. Укулар тәмамланганнан соң гражданнар элеккеге эш урынында мәшгульлекне саклау яки яңа эш урынына эшкә урнаштыру буенча әлеге йөкләмәләрне үтәргә тиеш.

Уку процессында дистанцион һәм электрон технологияләр кулланылырга мөмкин. Бу белем бирү программасына бәйле.

Уку узу өчен гариза бирү, федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары киселешендә төбәктәге белем бирү программалары исемлегеннән уку-укыту программасын сайлап алу «Россиядә эш» порталында (trudvsem.ru) гамәлгә ашырыла

2021 елның 10 сентябренә «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 1 773 кеше белем ала башлады.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading