16+

1-8 сыйныф укучылары өчен тиешле яңа фән өстәргә уйлыйлар

Белгечләр фикеренчә, бу «җәмгыятьнең күпчелек социаль проблемаларын» хәл итәчәк.

Белгечләр фикеренчә, бу «җәмгыятьнең күпчелек социаль проблемаларын» хәл итәчәк.

Россиянең 1-8 сыйныф укучыларында тагын бер тиешле фән — хор белән җырлау барлыкка килергә мөмкин. Мондый инициативаны Иҗтимагый Палата вәкилләре тәкъдим итте, дип яза "Парламентская газета".

Идея авторлары «гомуми (тулы) урта белемне тәмамлауны раслаучы документка "Музыка һәм хор белән җырлау" фәннәре буенча комплекслы бәяләмә кертергә тәкъдим итә.

Моннан тыш, әлеге идея кысаларында педагогик хезмәткәрләр вазифаларының рәсми исемлегенә «хор коллективы (студиясе) җитәкчесе» вазифасын кертергә киңәш ителә.

Шулай ук хәзер мондый дәресләр өчен тәкъдим ителгән әсәрләр исемлеге әзерләнә. Иҗтимагый Палата әгъзалары фикеренчә, хор белән җырлау «хәзерге җәмгыятьнең күпчелек социаль проблемаларын хәл итә ала», ватанпәрвәрлек тәрбияли һәм хәтта җинаятьчелек һәм наркоманияне киметә ала.

«Бөтенроссия хор җәмгыяте» директоры Павел Пожигайло билгеләп үткәнчә, аларның «Фән һәм тормыш» фонды белән берлектә үткәргән тикшеренүләре музыка һәм хор белән җырлау белән шөгыльләнү баланың интеллектуаль һәм физик үсешенә уңай йогынты ясавын күрсәткән.

«Безгә инновацияләр кирәк дип әйткәндә, без шуны аңларга тиеш: безнең эшчәнлекнең моңа турыдан — туры катнашы бар», - дип саный эксперт.
 

Язмага реакция белдерегез

2

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading