16+

1 апрельдә балаларны беренче сыйныфка кабул итә башлыйлар

1 апрельдә Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана, дип яза Казан мэриясе.

1 апрельдә Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана, дип яза Казан мэриясе.

Киләсе уку елында беренче тапкыр парта артына 20 меңнән артык укучы утырыр дип көтелә – 2020 елга караганда бер мең укучыга күбрәк. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул итү ике этапта уза. Беренче этапта, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга өстенлекле хокукы булган балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. Икенче этап – 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен узачак.

Яшәү урыны буенча мәктәпләргә кергәндә полиция хезмәткәрләренең балалары, хәрби хезмәткәрләр балалары, шулай ук әлеге мәктәптә укучы балаларның бертуганнары аерым өстенлекләргә ия, гомуми гаилә һәм яшәү урыны шартларында.

«Гариза белән бергә ата-ана аның шәхесен раслаучы документны һәм бала туу турында таныклыкны тәкъдим итәргә тиеш. Кабул итүнең беренче этабында ата-аналар шулай ук баланың әлеге микрорайонда яшәве турында һәм аның уку йортына керү хокукын раслаучы документлар тапшыралар», – диде Ирек Ризванов. Документларны мәктәптә шәхсән тапшырырга була, ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша, моннан тыш, аларны почта аша яки гомуми белем бирү учреждениесенең электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Электрон рәвештә бирелгән гариза гадәти тәртиптә карала, әмма ата-аналар 5 эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга тиеш. «Эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып һәм, гомумән, ата-аналарга уңайлы булсын өчен, алар гомумбелем бирү учреждениесенә язылу буенча киләчәкләр», – дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы.

Гаризалар кабул итүнең беренче этабы тәмамлангач, өч эш көне дәвамында балаларны мәктәпкә алу турында боерык чыгарылачак. Башка микрорайондагы балалар өчен боерык гариза кабул ителгәннән соң биш эш көне эчендә чыгарыла.

Ирек Ризванов ассызыклаганча, мәктәпкә кабул итүдә анда буш урыннар булмау сәбәпле генә кире кагылырга мөмкин, һәм бу очракта ата-аналар тиешле хәбәрнамә ала. Баланы башка мәктәпкә билгеләү өчен, ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр өч көн эчендә баланы буш урыннар булган якындагы мәктәпкә билгеләргә тиеш.

Мәктәптә уку башланган чорга бала 6 яшь тә 6 айдан да кече һәм 8 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш, дип искәртте мәгариф идарәсе башлыгы.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading