16+

 1 апрельдән кемнәрнең пенсиясе артачак?

Россиядә агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр һәм социаль пенсияләр 8,6 процентка артачак, дип белдергән Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева. Бу хакта "Прайм" агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, әлеге яңалык 4 миллион гражданга кагылачак.
Григорьева ачыклык керткәнчә, социаль пенсияләрне шулай ук инвалид балаларга түләнәчәк, ә кайбер категория гражданнар ике пенсия алачак. Мәсәлән, бу Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби травма буенча инвалидлыгы булганнарга тиешле.
Пенсияләр һәр елны 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсешен исәпкә алып индексацияләнә. 2022 елга бюджетта  әлеге түләүләр 7,7 процентка индексацияләнер дип көтелгән иде, әмма Владимир Путин әмере белән ул 8,6% ка индексацияләнәчәк. 
"Пенсия белән тәэмин итү системасының нәтиҗәлелеге - ул Россия Конституциясе белән беркетелгән дәүләтнең өстенлекле бурычы. Мондый нәтиҗәлелек пенсия белән тәэмин итүнең барлык төрләрен даими индексацияләү белән дә тәэмин ителә", - дип өстәде Григорьева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading