16+

1 апрельдән пенсияләр арта. Кайсылары?

Тулаем алганда, 4 миллионнан артык кешенең пенсиясе арта.

Тулаем алганда, 4 миллионнан артык кешенең пенсиясе арта.

1 апрельдән социаль пенсияләрнең традицион артуы көтелә. Хезмәт министрлыгында аныклаганча, индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларыннан чыгып исәпләнә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Узган ел инфляция фаразланган күрсәткечләрдән артып киткәнгә күрә, бәяләр үсешен исәпкә алып, гражданнарның керемнәрен арттыру өчен социаль түләүләрне этаплап күтәрү турында карар кабул ителде. Шул рәвешле, 2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү ике этапта узды. 2022 елның 1 июненнән 10 процентка һәм 2023 елның 1 апреленнән тагын 3,3 процентка арта. Тулаем алганда, социаль пенсия 13,6 процентка күтәрелә.

Искәртик, социаль пенсияләрне иминият пенсиясе өчен тиешле расланган стажы булмаган гражданнар ала. Моннан тыш, бу түләүләр инвалидлыгы булган һәм туендыручысын югалткан кешеләргә тиеш.

Тулаем алганда, 4 миллионнан артык кешенең социаль пенсиясе арта. Социаль пенсияләр иминият пенсияләреннән соңрак билгеләнә. Социаль пенсиягә чыгу яше этаплап күчеш чоры нигезендә 5 елга арта. 2028 елга ир-атларга картлык буенча социаль пенсия 70 яшькә җиткәч, хатын-кызларга 65 яшькә җиткәч билгеләнә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X