16+

1 апрельдән социаль пенсияләр күләме артачак

1 апрельдән 3,4%ка дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр индексацияләнәчәк, шул исәптән социаль пенсияләр дә, бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларына туры килә.

1 апрельдән 3,4%ка дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр индексацияләнәчәк, шул исәптән социаль пенсияләр дә, бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларына туры килә.

Татарстан Республикасында арту якынча 82 мең пенсионерга кагылачак, шул исәптән 79 мең социаль пенсия алучыларга, дип яза Казан мэриясе.

Аерым алганда, түләүләр хәрби хезмәткәрләргә, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга; «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга, космонавтларга, шулай ук һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрләрнең һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларына билгеләнә.

Артым социаль пенсия алучыларга да кагылачак. Аларга картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукын алмаган, туендыручысын югалткан гражданнар, шулай ук ятим, инвалидлар, инвалид һәм ата-аналары билгесез булган балалар керә.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына уздырылачак. Картлык буенча социаль пенсия алучыларны эшкә урнашу факты индексациядән генә түгел, бөтен пенсиядән дә мәхрүм итә, чөнки аны пенсионер хезмәт иткән вакытта туктатып торалар, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading