16+

1 гыйнвардан шәхси йортларда чүп яндыру, учак ягу тыелачак

Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан шәхси йорт территориясендә чүп яндыру һәм учак ягу тыелачак.

Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан шәхси йорт территориясендә чүп яндыру һәм учак ягу тыелачак.

Яңа елдан янгынга каршы яңа кагыйдәләр гамәлгә керәчәк. Документта бәян ителгәнчә, торак пунктлардагы шәхси йортларда тиешенчә җиһазландырылмаган урында ризык пешерү өчен учак ягу, шулай ук чүп яки үлән яндыру тыела.
 
Әлеге кагыйдәләр 2026 елга кадәр гамәлдә дип санала. Аннан соң алар яңадан каралачак. Кагыйдә бозучыларга 2-3 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин Янгын чыккан очракта исә 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading