16+

1 июльдән тагын бер "күчтәнәч" көтә

Агымдагы елның 1 июленнән Казанда вентиляция каналларына һәм төтен чыга торган юлларга хезмәт күрсәтүгә һәм агымдагы ремонт үткәрүгә тарифлар гамәлгә керә.

Агымдагы елның 1 июленнән Казанда вентиляция каналларына һәм төтен чыга торган юлларга хезмәт күрсәтүгә һәм агымдагы ремонт үткәрүгә тарифлар гамәлгә керә.

Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кураторлык итүче Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.

«Узган ел вентиляция каналларына һәм төтен чыга торган юлларга хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонтны аерым төр хезмәт итеп карау турында Карар кабул ителде. Шунлыктан 2019 елның 1 июленнән әлеге хезмәтләргә бер квадрат метрдан 30 һәм 55 тиен күләмендә аерым тариф билгеләнә», - диде ул.

Әлеге яңалык төтен суырту юлларының һәм вентиляция системасының уңайлык тудыруыннан гына түгел, ә гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итү уңаеннан барлыкка килде, диде Гыйниятуллин.

Элек вентиляция һәм төтен юлларын ремонтлау тарификацияләнмәгән һәм йортны карап тоту өчен түләү составына кермәгән.

«Вентиляция каналлары һәм төтен чыга торган юлларга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау бинаның калган элементлары ремонты төп күләменә зыян китереп башкарылды», - дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Ел башыннан Казанда өч кеше исле газ белән агуланды. Бу 2018 ел дәвамында агуланучылар санына тиң.


Татар-информ


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading