Юрист Миронов: 1 марттан автомобильне теркәү өчен ОСАГО полисы кирәк булмаячак.
Россиядә 1 марттан транспорт чараларын теркәүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Үзгәрешләрнең асылын "Прайм" агентлыгына "Защита" Мәскәү адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов аңлаткан.
Иң мөһиме-хәзер ОСАГО полисын күрсәтергә туры килмәячәк.
"Бу ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен процедураны гадиләштерәчәк, ә транспорт милекчеләре өчен теркәлүне тизләтәчәк", — дигән адвокат.
Юлларда иминиятләштерелмәгән автомобильләр саны артуга китерәчәк дигән куркыныч бар анысы. Тик иминиятчеләр хафага бирешмәскә кирәк дигән фикердә, чөнки машина хуҗасы ЮХИДИга автомобиль белән килә, ә моның өчен иминият полисы кирәк.
Тагын бер яңалык-автомобильне сатудан соң ук учеттан төшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Ә яңа хуҗа элеккесе өчен штрафлар түләмәү мөмкинлегенә ия булачак. Әмма бу бары тик дәүләт хезмәтләре аша сату-алу килешүе төзегәндә, аны нотариуста раслаганда яки суд карары буенча хуҗалар алмашынганда гына мөмкин, дип йомгаклаган Миронов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар